Дәүләт Думасы запаста һәм резервта булу яшен арттыра
Солдат, матрос, сержант, старшина, прапорщик һәм мичман хәрби дәрәҗәләре булган гражданнар өчен запаста булуның чик яше 50 яшьтән 55 яшькә кадәр артачак. Дәүләт Думасы икенче укылышта шундый закон проекты кабул итте. «Российская газета» шул турыда яза.
2024 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 1 гыйнварына кадәр күчеш чоры гамәлдә булачак, аның дәвамында гражданнар отставкага этаплап күчереләчәк. Беренче разрядка караган мондый хәрби бурычлыларның чик яше 35тән 40 яшькә кадәр, икенче разряд өчен 45 яшьтән 50 яшькә кадәр, өченче разряд өчен 50 яшьтән 55 яшькә кадәр арта.
Запаста торучылар өчен дә мобилизация резервында булуның чик яше арта. Мәсәлән, өлкән офицер хәрби дәрәҗәсенә ия булган гражданнар өчен ул 65 яшь тәшкил итәчәк (бүгенге көндә күпчелек очракта ул 60 яшь тәшкил итә), кече офицер хәрби дәрәҗәсенә ия булганнар өчен - 60 яшь (бүгенге көндә 55 яшь), ә башка дәрәҗәгә ия булганнар өчен - 55 яшь (бүгенге көндә 45 яшь). Югары офицер хәрби дәрәҗәсенә ия булган запастагы гражданнар өчен мобилизация резервында булуның чик яше 70 яшь дәрәҗәсендә саклана.