Новосибирск өлкәсендә «Уйна, гармун!» фестивале булды
10-16 июльдә Новосибирск өлкәсендә Орда районында Геннадий Заволокин исемендәге «Уйна, гармун!» VII Халыкара телевизион фестиваль булды. Анда Татарстан Республикасыннан вәкил, Россиянең дистәләгән алтын гармунчысының берсе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Залесный үзәгенең «Татар гармунчылары» халык ансамбле җитәкчесе Ринат Мөхетдинов та катнашты.
Фестивальгә Россиянең күп кенә төбәкләреннән һәм чит илләрдән гармунчылар җыелды. Быел төбәкнең бренд проектларының берсенә әверелгән фестиваль «Мәдәният» милли проектлар чаралары исемлегенә керде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальне Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә Россиянең «Уйна, гармун!» үзәге оештырды. Быел ул Россиянең халык артисты, «Уйна, гармун!» телепрограммасы авторы һәм алып баручысы, Россия Дәүләт премияләре лауреаты, композитор һәм шагыйрь Геннадий Заволокинның 75 еллыгына багышланды.