Мәскәү өлкәсендә «Корбан Кәрим-2023» хәйрия акциясе узды
Мәскәү өлкәсендә «Корбан Кәрим» акциясе үтте. Ул ел саен үткәрелә. Аны оештыруда хәйрияче Сөләймән Кәримов гаиләсе ярдәм күрсәтә. Россия Мөфтиләр шурасы сайты шул турыда хәбәр итә.
Әлеге акция ярдәмендә мохтаҗларга һәм авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелә. Алар арасында ялгыз пенсионерлар һәм физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, мәҗбүри күченүчеләр һәм башкалар бар.
Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте дә «Корбан Кәрим-2023»хәйрия акциясенә кушылды. Мәскәү янындагы мөселман җәмгыятьләренең имамнары һәм волонтерлары мохтаҗларга корбан ите салынган 200дән артык коробка тапшырган.