Русия Думасы депутатлары егетләрне гаскәргә 21 яшьтән ала башлау фикереннән ваз кичкән, ул 18 яшь булып калачак
14 июньдә Русия думасы мәҗбүри хәрби хезмәткә алыну яшен 18-27дән 21-30 дип үзгәртү турында канун өлгесен беренче укылышта кабул иткән иде. Егетләрне 21 яшьтән ала башлау ниятен армиягә киткән вакытта алар мәктәпне дә бетерсен, урта һөнәри яки югары белем дә ала алсын өчен дип аңлаттылар.