Пенсионерларны ташлама алу өчен документлар тапшырырга кирәклеге турында кисәттеләр
Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев пенсионерларга нинди түләүләр өчен документларны шәхсән тапшырырга кирәклеге турында сөйләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Юрист «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында искәрткәнчә, 1 июльдән ташламалардан файдаланучыларга торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен чыгымнарны компенсацияләү бердәм стандарты кертелгән, моның өчен документларны мөстәкыйль рәвештә тапшырырга кирәкми.
Шулай да әгәр бердәм базаларда, әйтик, ташламалардан файдаланучының вәкиленә бирелгән ышаныч язуы, суд карары яки 23 яшькә кадәрге баланың көндезге бүлектә укуы турында белешмә юк икән, бу очракта документны кәгазь форматында тапшырырга кирәк. Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, күп функцияле үзәктә яки социаль яклау органына шәхсән үзең килеп язарга мөмкин. Документлар пакетын тутыру өчен ташламалардан файдаланучыга биш көн вакыт бирелә. Гаризаны карау вакыты – 10 эш көне. Аны кирәкле документларны ведомствоара бәйләнеш тәртибендә алып булмаган очракта тагын 10 эш көненә озайтырга мөмкиннәр. Гариза буенча карарны социаль яклау органында, күп функцияле үзәктә бирәләр, яки кулланучының «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына белдерү кәгазе киләчәк.
Моннан тыш, юрист пенсионер тәрбиягә мохтаҗ булган очракта бирелә торган өстәмә түләү хакында да искәртте. Моның өчен медицина документлары җыеп Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тагын зур эш стажы, мактаулы исем яки билгеле бер бүләкләр булуы белән бәйле төбәк түләүләре дә бар. Соловьев билгеләп үткәнчә, аларның исемлеген күп функцияле үзәктә белешергә мөмкин. Алар да автомат рәвештә күчерелми, моның өчен ташламага хокукны раслый торган документлар тәкъдим итәргә кирәк.