Апаста «көмеш волонтерлар» хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче белән очрашты
Апас районында «Алга» яшүсмерләр клубында «көмеш волонтерлар» «Тормышны кадерлибез» хәйрия оешмасы җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин белән очрашты. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Илнар Зиннәтуллин махсус хәрби операция башлануга хәрбиләргә беренчеләрдән булып ярдәм күрсәтә башлаучыларның берсе. Ул үзенең шәхси транспортында мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм илткән, аларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәткән. Һәм хәзер дә ярдәмгә мохтаҗ мобилизацияләнүчеләргә булышлык күрсәтә.
Очрашуда районның «көмеш волонтерлары»на бик күп җылы сүзләр әйтелде. Аларның җитәкчеләре Сания апа Сафиуллинага Рәхмәт хаты тапшырылды. Волонтерлар хәрби операциядә катнашучы егетләргә нинди ярдәм күрсәтүләре хакында сөйләде. Үзләре өчен дә күп мәгълүматлар алдылар, тагын нинди ярдәмнәр кирәк булачагын сораштылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Бу хакта «Алга» яшүсмерләр клубы директоры Илдар Салаватов хәбәр итте.