Башкортстанда ерак юлга йөк ташучы булып эшләгән ирне сугышка һуманитар йөк илтергә җибәргәннәр, ул һәлак булган
Ир һуманитар йөк илтүдә беренче тапкыр катнашкан. Аңа фетнәчел Луһански "халык республикасы"на юл тотарга кирәк булган. Хатыны Валентина әйтүенчә, бу йөкне беркемнең дә илтәсе килмәгән, “әмма ирем безнең егетләрне беркем дә ашатмас диде һәм барырга булды”, ди ул.