Әдәби кафеда Равил Сабырның яңа китабы тәкъдим ителәчәк
10 августта Әдәби кафеда Равил Сабырның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Фәхрине үтереп ташладылар» дип исемләнгән китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе, автограф-сессиясе узачак.
Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тәкъдим итү кичәсе сәгать 11.00дә башлана.