Татарстан игенчеләре икенче миллион тонна ашлыкны җыеп алды
Татарстан игенчеләре 2117000 тонна ашлык җыеп алды. Уртача уңыш гектардан 27,3 центнер тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«2 млн тонна ашлык җыеп алдык», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Ведомство мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 775,2 мең гектардан артык мәйданнан уңыш суктырылган. Бөртеклеләрне җыю буенча Тәтеш, Буа, Спас, Зәй, Әлки, Чистай районнары алдынгылар булып тора.
Тәтеш (41,9 ц/га), Кама Тамагы (36,2 ц/га), Кайбыч (37,6 ц/га), Чүпрәле (37,1 ц/га), Лаеш (36 ц/га), Кукмара (33,4 ц/га), Спас (33,2 ц/га), Балтач (33,1 ц/га) районнары бөртеклеләрдән иң югары уңыш алган.
Чәчүлек мәйданы 2,7 млн гектар тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәгә туры килә. 2022 елда республика аграрийлары 5,2 млн тонна ашлык суктырган.
Быел корылык сәбәпле, Татарстан 3,7-3,8 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра.