Казанда Милли китапханә янындагы буш урында балалар ял паркы барлыкка киләчәк
Казанда Татарстан Милли китапханәсе янындагы территориядә балалар ял паркы төзеләчәк. Хәзер бу мәйданчык үсемлекләр үсмәгән, бернинди өслек белән капланмаган ташландык урын кебек күренә, тирә-яктагы яшеллек һәм яр буе фонында ул күзгә ташланып тора. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ул төзекләндереләчәк һәм яшелләндереләчәк, яңа уңайлы җәмәгать киңлегенә әйләнәчәк.
Шәһәр мэры Илсур Метшин белән бергә Миңнеханов бүген булачак парк территориясен карап чыкты һәм Казан үсеш институты эшләп бетереп килүче проект белән танышты. Парк концепциясе китапханә һәм «Урам» экстрим-паркы арасында бердәм киңлек булдыруны күздә тота. Фукс бакчасыннан мәйданчыкка кадәр яшел калкулыклар буйлап баскычтан төшү юлы булачак. Паркта төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү һәм туклану зоналары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, биредә балалар өчен чаралар, мастер-класслар узачак павильон урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Миңнеханов булачак парк проектын хуплады. Ул, яр буенда балалар өчен мәйданчыклар булдыру бик мөһим, дип ассызыклады. Янәшәдә генә яшьләр арасында популяр булган «Урам» экстрим-паркы да барлыгын искәртте.
Татарстан Рәисе барлык җаваплы затларга кирәк әйберләрне әзерләргә һәм проектны гамәлгә ашыруга керешергә кушты.