Малайзиядә самолет автомобиль юлына төшкән, 10 кеше үлгән
Бүген Малайзиядә Beechcraft 390 самолеты автотрассага төшкән. Анда, ким дигәндә, 10 кеше һәлак булган. ТАСС шул хакта яза. «Фаҗига Селангор көнбатыш штатында, Шах-Алам шәһәре янында булган. Самолет Лангкави курорт утравыннан аэропортка очкан.
Катастрофада ике пилот, самолетның 6 пассажиры, шулай ук автомобиль йөртүче һәм мотоциклчы үлгән.
Социаль челтәрләрдә самолетның һәлакәткә очрау мизгеле видеолары чыкты. Видеода күренгәнчә, самолет һәлакәткә очрауга көчле янгын башлана.
Хәзерге вакытта урында оператив хезмәт хезмәткәрләре эшли, тикшерү бара.