Чистайда җиңел машинага юл бирмәгән 16 яшьлек мопед йөртүчесе үлгән
Бүген Чистайда мопед катнашындагы юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 16 яшьлек мопед йөртүче Mercedes автомобиленә юл бирмәгән һәм алар бәрелешкән. Мопед йөртүченең таныклыгы булмаган.
Юл-транспорт һәлакәтендә мопед йөртүче авыр җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган, соңрак шунда үлгән.