Төркиянең Адыяман провинциясендә 4,1 магнитудалы җир тетрәү булган
Төркиянең Адыяман провинциясендә, илнең көньяк-көнчыгышында 4,1 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Җир асты тирбәнеше Гелбаш районында теркәлгән, диелә хәбәрдә. Җир тетрәү үзәге 5,43 км тирәнлектә булган. Якынча мәгълүматлар буенча, җир тетрәү вакытында зыян күрүчеләр юк.
«Татар-информ» Төркиянең төньяк өлешендә җир тетрәү турында хәбәр иткән иде. Июль азагында 5,5 баллы җир тетрәү булды. Җир тетрәү үзәге Османие шәһәреннән төньяк-көнбатышта 69 километрда һәм Козан шәһәреннән төньяк-көнчыгышта 20 км да 12 километр тирәнлектә булган.