Түбән Камада балалар товарларының сыйфаты буенча «кайнар элемтә» эшли
Түбән Камада балалар товарларының, шулай ук мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» эшли. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Консультацияне Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Түбән Кама филиалы хезмәткәрләре үткәрәчәк, дип хәбәр итә шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте.
Моның өчен Түбән Камада яшәүчеләргә 8 (8555) 41-54-55 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк. Шалтыратулар 8.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә (12.00-13.00 — төшке аш вакыты).
«Кайнар элемтә» телефоны 25 августка кадәр эшли.