Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Куштауда җиңүгә 3 ел. Шиханда бер түрәсез чын халык бәйрәме узды

Куштауда җиңүгә 3 ел. Шиханда бер түрәсез чын халык бәйрәме узды

19 август Башкортстанның Ишембай районы Үрнәк авылы янәшәсендәге тау битендә "Куштау безнең йөрәкләрдә!" дип аталган халык бәйрәме узды. Бу чара 2020 елда Куштауны саклап калу өчен гади халык белән хакимият арасындагы көрәшкә өч ел тулу уңаеннан активистлар тарафыннан оештырылды. Бәйрәмне булдырмас өчен Башкортстан хакимиятенең нинди чаралар күрүе һәм аның ничек узуы турында репортаж әзерләдек.

КУШТАУ КӨРӘШЕНДӘ ҖИҢҮ

2020 елның августында федераль дәрәҗәдә генә түгел, дөнья күләмендә шаулаган вакыйга булды: Башкортстан халкы бердәм рәвештә Куштау шиханы өчен көрәшкә күтәрелде.

Башкортстан Сода ширкәте дүрт шиханның берсен җир белән тигезләгәннән соң, Куштауны да эшкәртә башламакчылар иде. 2020 елның 9 августында өч меңләп кеше катнашында бу гамәлләргә каршы Куштауны яклап флешмоб уздырылды. 10 августка каршы төндә Куштау итәгендә халык аз калудан файдаланып, каршылык күрсәтүчеләр лагерына маскалы кешеләр тарафыннан һөҗүм оештырылды. Шул төнне ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда кизү торып, лагерьга агылган машиналарны сайлап кына үткәрде. Номерлары борып алынган машиналар, чәнечкеле тимер чыбык төягән КамАЗлар, краннар, бульдозерлар гына уза алды. Лагерьны якларга килүчеләрнең машиналары Куштауга уздырылмады. Шушы вакыйгадан соң, акча казанырга теләгән җирле җитәкчелекнең ниятен аңлаган меңләрчә кеше тау итәгенә агылды. Русиянең, дөньяның танылган кешеләре Куштауны яклаучыларга теләктәшлек белдереп видеолар яздырды. 15-16 августта тауны якларга җыелган халык белән полиция хезмәткәрләре, Башкорт сода ширкәте хезмәткәрләре арасында хәлиткеч көрәш булды. Нәтиҗәдә, республика башлыгы Радий Хәбиров үзе халык алдына чыгып тауны эшкәртмәскә вәгъдә итте. Сентябрь башында Куштауга табигать һәйкәле статусы бирелде.

 

Быел шушы җиңүнең өч еллыгы уңаеннан, 19 августта "Куштау безнең йөрәкләрдә!" дип аталган халык бәйрәме уздырылды. Бәйрәм оештырылуы хакында "Зеленый щит" экологик оешмасы июль азагында игълан иткән иде.

ХАКИМИЯТ БӘЙРӘМНЕ БУЛДЫРМАСКА ТЫРЫШТЫ

Бу игъланны активистлар эләктереп алып, бәйрәмгә чакыручы видеолар, постлар социаль челтәрләрдә таралды. Чараны уздыруга халыктан 215 мең сумлык сәдака җыелды. Аңа медальләр ясалды, балаларга уенчыклар, спорт бәйгеләрендә катнашучыларга су фильтры, сәгать, электр чәйнекләре, дрель, төзелеш инструментлары тупламасы һәм башка бүләкләр алынды, футболкалар әзерләнде, бәйгеләрдәге төп җиңүчеләргә бәрәннәр, киләчәк кунакларга әзерләнәчәк кайнар ризык – күмәк сыйга бозау сатып алынды.

Әзерлек эшләре барган арада, республика хакимияте бу бәйрәмне булдырмас өчен төрле чаралар күрде. Соңгы көннәрдә прокуратура һәм полиция хезмәткәрләре социаль челтәрләрендә шушы бәйрәм турында игълан урнаштырган активистларның өйләренә йөрде, "иҗтимагый чаралар уздыру турындагы канунны бозмау һәм экстремистик эшчәнлек алып бармау хакында кисәтү"ләр тапшырылды. Фаил Алсынов, Буранбай Әскәров, Григорий Горовой, Рафаил Абдрахманов шундый кисәтүләр алды.

Куштаудан ерак түгел генә урнашкан Стәрлетамакта җирле хакимият нәкъ 19 августта Мөхәммәдсәлим мәчет-мәдрәсә ачылышы булачагын игълан итте. Аның ачылышына республика башлыгы Радий Хәбиров үзе килде. Шундый зур чара уңаеннан, Стәрлетамакта концерт чаралары, зур ярминкә оештырылды. Мәчет ачылышы гына түгел, 18-19 августта Стәрлетамакның Салават Юлаев мәйданында "Купец 2.0" дип аталган кунакчыллык фестивале һәм "Сосновка" ял базасында "Байкурултай" дип аталган мотофестиваль үтте. Бу бәйрәм чаралары арасында йөрүче махсус автобусларга кадәр оештырылды.

ХАКИМИЯТ БӘЙРӘМЕННӘН КҮҢЕЛЛЕРӘК

"Куштау безнең йөрәкләрдә!" дип аталган бәйрәмгә халык 18 август җомга кичендә җыела башлады. Ишембай районы Үрнәк авылы янәшәсендәге тау битендәге мәйданга унбишләп чатыр корылды.

Шимбә көнне иртәнге якта Торатау итәгеннән 100дән артык машина Куштауга, бәйрәм буласы урынга таба кузгалды. Автойөреш шиханнары якларга әйдәгән активист, "Торатау бабай" кушаматы белән танылган Габдрахман Вәлитов истәлегенә багышланды. Чара алдыннан полиция хезмәткәрләре, машиналар колоннасын туктатып, катнашучыларга тәртип кагыйдәләрен яңгыратты. Башкортстан хакимияте белән килештерелмәгән чара булганга, агитацион яки башка плакатлар, ниндидер символика, тавыш көчәйткеч аппаратураны куллану тыелды. Аның каравы, машиналарда Башкортстан әләмнәре җилфердәде.

Бәйрәмгә халык Башкортстанның төрле районнарыннан җыелды, Оренбур, Самар өлкәләреннән килүчеләр күренде. Юл буйларына тукталган машиналар 5-6 чакрымга сузылды. Шунда ук МЧС хезмәткәрләре, полиция кизү торды. Ахыр чиктә Куштау вакыйгаларына өч ел тулу уңаеннан оештырылган чарага 3 меңгә якын кеше килде.

Бәйрәм ачылышында алып баручы Куштауның бердәмлек, алга таба тагын да көчәйгән каршылык символына әйләнүе хакында сөйләде.

— Куштау барнәрсәнең символына әверелде. Бу тау безне шул чакта берләштерде һәм алга таба безнең чималларны урлауга каршы көрәш символына әйләнде. Аннан соң башкарырга этәргән күп гамәлләрнең башы да Куштау булды, — дип ул шушы эшнең башында торган кешеләрне искә алды. Вакытын, көчен, акчасын кызганмый шиханнарны яклауда башлап йөргән Габдрахман Вәлитовның гаиләсен сәхнәгә чыгарып, аның туганнарына сүз бирде. Чыгыш ясаучыларның күбесе "бу бәйрәм ел да узсын иде" дигән теләкләрен җиткерде.

Баймак районы Тимәс авылыннан Илсур Ирназаров үз чыгышында, тоткыннарны азат итмәүләрен бер оттыру дип бәяләде.

— Без бер җирдә генә оттырдык. Шушы яшькә җитеп, чак кына хикмәтне аңлап җиткермәдек. Безгә ул чакта баррикада эченә беркемне кертмичә, биш кешене парламентер итеп сайлап, аларны каршы чыгарып, 76 егет-кызны тоткынлыктан чыгарыгыз, дигән таләп куярга иде. Әле аларның бернинди статуслары да юк, тоткарланган гына кешеләр иде. Шунда оттырдык дип үземне әрләп кайттым шул чакта. Төрле чараларда даулашып йөрү генә түгел, үзебезнең кулыбыз белән эшләгән шушы бәйрәмдә бәйрәм итәргә дә лаеклыбыз. Без шушы җирдә лаеклы көн итәргә хаклыбыз, диде Ирназаров.

Активист Фаил Алсынов чыгышын халык аеруча җылы каршы алды. Ул Куштаудагы җиңүнең халыкта үзенә ышаныч тудыруын билгеләп узды.

— Бу бәйрәмгә төрле районнардан, төрле өлкәләрдән килдегез, Куштауны яклап алып калуга өлеш керттегез. Шушы Куштаудан соң, республикада җәмәгать эшлеклеләренең, җәмәгать оешмаларының эшләре дәртләнде, районнарда, авылларда экологик проблемаларны күтәрә башладык. Шушы безнең бердәмлек югалмасын иде. Чөнки соңгы вакытта төрле җәмәгатьчелек, җәмәгать оешмалары арасында тарткалаш бара. Бу барыбызның да өлешебез, бу безнең бердәмлегебез нәтиҗәсе, диде Алсынов.

"Җиңүнең батырлары күп була, җиңелү генә ятим. Җиңүнең төп батыры Габдрахман Вәлитов булса, җиңелүченең атасы кем икәнен барыгыз да белә", диде Рәмис Терякулов үз чыгышында.

"Әйе, берсен беләбез!" дип кычкырдылар халык арасыннан.

Алып баручы үз чыгышында татар артистларына да рәхмәт сүзләре җиткерде.

— Бу тарихны беркем дә күчереп язмаячак, бу тарихны беркем үзгәртмәячәк. Бу тарих безнең балаларны, киләчәк буынны рухландыра, шуның өчен дә рәхмәт сезгә. Шул ук Татарстаннан Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдиновага рәхмәт. Бәлки кемгәдер аларга рәхмәт әйтүем сәер тоелыр, әмма аларга – афәрин. Алар вакытында үз сүзләрен әйтте. Татар халкы да ишетте, алар да монда булды. Татар, башкорт, рус халкы монда берләште һәм зур көч булды. Халыктан җыйган акчага, бар көчебезне җыеп бәйрәм уздырырга тырыштык, дәүләттән моңа ярдәм юк, шуңа күңел ачыйк, - диде алып баручы. Биредә хакимият вәкилләреннән берәү дә булмады. Полиция хезмәткәрләре дә күзгә чалынмады, алар читтәрәк кизү торды.

Бәйрәмдә кул көрәше, волейбол, гер күтәрү, аркан тартышу, уктан ату һәм башка бәйгеләр, җыр, шигырь, бию бәйгесе үткәрелде. Теләүчеләр күмәк намазда катнашты. Балаларга батут, баллы мамык, карусель оештырылган иде. Тау битеннән югарыда Куштауда булган вакыйгаларны күзаллаган лагерь булдырылды, халык анда да күтәрелде. Сәгать 4тә җәмәгать эшлеклеләре түгәрәк өстәлгә җыелышты.

Блогер, активист Григорий Горовой RUS News каналына бу бәйрәмнең хакимият бюджет акчасына үзе өчен уздырган бәйрәмнәрдән яхшырак булуы турында сөйләде.

— Бу юлы бәйрәм килеп чыкты. Хакимият тарафыннан каршылык азрак, ә оештыручылар ягыннан оешканлык зуррак булды. Кешеләр куркудан арыды. Администрация бәйрәмне ничек кенә өзмәкче булса да булдыра алмады. Без Ишембайдан чыкканда, өч участковый юлны каплап куйган иде. Кичә прокуратура хезмәткәрләре өемә дә килде. Юк, курыкмыйбыз без. Ә прокуратураның булдыксызлыгын алар тулаем күрсәтте. Участковыйлар өләшәсе кисәтүне өләшеп йөриләр икән, бәдрәф чистартырга да барсыннар. Алар үз дәрәҗәсен төшерде. Башкортстан прокуратурасы Хәбировның теләкләрен үтәп йөрүгә калды. Киләсе елларда бу бәйрәм үсәчәк кенә. Оештыручылар үз акчасына администрация оештырган чаралардан да күңеллерәк бәйрәм оештырды. Хәбиров та Сабантуй оештырган иде, анда җирле халык керә дә алмады. Ул бәйрәм түгел, машиналар, сәгатьләр, дәрәҗәләр белән үзара мактанышу гына булды. Яшьләргә рәхмәт. Башкортстанның киләчәге ышанычлы кулларда, - диде Горовой.

 

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Более 39 млн рублей направлено на летний отдых и оздоровление детей-сирот в Архангельской области



VIP

Попурри мелодий и дух патриотизма: военный оркестр в парке «Кузьминки» отметил День России




Українські новини

Монтаж димоходів та вентиляційних систем у Києві



Новости 24 часа

«ЯРКО» провела развлекательную программу на фестивале «Крутая песочница»



Game News

Age of Sail: Navy & Pirates 1.0.1.13



Москва

Атака на Беларусь — первый шаг сотрудничества Армении и США? (Пашинян сделал ряд резких заявлений в отношении Минска)



News Every Day

McDonald's Grimace showed Mets fans what happens when something goes right this season



Настроение

Закат на Катуни



Москва

Роман Костомаров поучаствовал в боксерской тренировке в Москве



Виктор Цой

Гитаристов зовут играть Цоя. Массовый флешмоб устроят в Чите



Москва

Mash: число госпитализированных в Москве с ботулизмом выросло до 18 человек



WTA

«ITF решила пойти по пути WTA и ATP, которые давно допускают россиян» — Янчук



Москва

«ЯРКО» провела развлекательную программу на фестивале «Крутая песочница»



Metallica

В Fortnite прибудет группа Metallica и новый режим



Симферополь

Севастополь появился на вышитой карте Крыма



Москва

«ЯРКО» провела развлекательную программу на фестивале «Крутая песочница»



Москва

Собянин: В этом году к проекту «Открой#Моспром» присоединился один миллион человек



Москва

«ЯРКО» провела развлекательную программу на фестивале «Крутая песочница»



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа




Новости России

Атака на Беларусь — первый шаг сотрудничества Армении и США? (Пашинян сделал ряд резких заявлений в отношении Минска)

Роман Костомаров поучаствовал в боксерской тренировке в Москве

травят изгоя писателя на районе даже менты тоже

Музей Победы ко Дню медика открыл новую площадку


Москва

Рубена Варданяна в бакинской тюрьме заставляли долго стоять, его лишали воды, ему не разрешали мыться и менять белье и одежду






Rss.plus

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде

Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: ПРИЗНАНИЕ НАТО НАДО ПРИМЕНЯТЬ!

«ЯРКО» провела развлекательную программу на фестивале «Крутая песочница»

Автопробег в честь Дня России прошел в Ленинском округе

Moscow.media
Москва

Собянин: Объем закупок у малого бизнеса с 2024 года составил почти 227 миллиардов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Певица

Певица Лолита выступила в столичном ресторане в мини-платье




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Москве выставили на продажу редкий Mercedes-Benz SLR McLaren за 100 млн рублей

Роман Костомаров поучаствовал в боксерской тренировке в Москве

Баскетболисты пойдут кругами // Единая лига ВТБ пересмотрела формат проведения чемпионата


ATP

«Ну и где здесь «группа смерти?» ATP показала, каким был бы Евро-2024 с теннисистами



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Филипп Киркоров, Люся Чеботина, SHAMAN – 25 ярких звезд в Открытой студии «Авторадио» на «Премии МУЗ-ТВ 2024»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России