Әлмәттә 1нче мәктәп лицей булачак
![Әлмәттә 1нче мәктәп лицей булачак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/8/22/0f1719734936bc81f3f12da55e8a6f7b.jpg)
Әлмәттә Таһиров исемендәге 1нче мәктәп лицей булачак. Бу хакта карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. «Әлмәт таңнары» шул хакта хәбәр итә.
Мәктәп 1918 елда ачыла. Статусын һәм исемен ул берничә тапкыр үзгәртә. Мәктәп районда беренче дөньяви татар мәктәбе була.