Тикшерү комитеты Евгений Пригожинның Тверь өлкәсендә авиафаҗигадә һәлак булуын раслады
РФ Тикшерү комитеты Евгений Пригожинның Тверь өлкәсендәге авиакатастрофада һәлак булуын раслады. Ведомство сайтында шул хакта мәгълүмат чыкты. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, Тверь өлкәсендә самолет һәлакәтен тикшерү барышында молекуляр-генетик экспертизалар үткәрү төгәлләнгән.
«Аларның нәтиҗәләре буенча һәлак булган 10 кешенең дә шәхесе ачыкланды, алар очыш алдыннан төзелгән исемлеккә туры килә», - дип белдерделәр Тикшерү комитетында.
Искәртеп узабыз, самолетның Тверь өлкәсендә һәлакәткә юлыгуы турында 23 августта билгеле булды.
Росавиация раславынча, һәлакәткә юлыккан Embraer бизнес-джетында «Вагнер» төркеменә нигез салучы Евгений Пригожин һәм аның ярдәмчесе Дмитрий Уткин чыннан да булган. Пригожин һәм Уткиннан тыш, самолетта тагын биш пассажир (Сергей Пропустин, Евгений Макарьян, Александр Тотмин, Валерий Чекалов, Николай Матусеев) һәм өч экипаж әгъзасы да (командир Алексей Левшин, икенче пилот Рөстәм Кәримов һәм бортпроводник Кристина Распопова) барган. Әлеге исемлек РИА Новости сайтында чыкты.
Тикшерү комитеты джетның һәлакәткә юлыгу факты буенча җинаять эше кузгатты.