Миңнеханов Синьцзян җитәкчелегенә уртак проектлар эшен көчәйтергә тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгыр автономияле районының Хөкүмәт рәисе урынбасары Мәрдан Мукийит белән очрашты. Ул Казанга «РОСТКИ» беренче халыкара форумга килгән. Республика җитәкчесе чарага кызыксыну белдерүе өчен кунакка рәхмәт белдерде.
«Товар әйләнеше үсүен дәвам итә. Бу елның беренче кварталында гына да үзара сәүдә 740 миллион доллар тәшкил итте», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул республикада берничә уртак икътисади проект гамәлгә ашырылуын искәртте һәм эшне көчәйтергә тәкъдим итте.
«Синьцзян-Уйгыр автономияле районы — Кытайның Татарстанда актив диалог үсеш алган төбәкләренең берсе. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, медицина өлкәсендәге уртак проектлар турында фикер алышу булды», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Синьцзян-Уйгыр автономияле районы Хөкүмәте рәисе урынбасары форумга чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлеш дип авыл хуҗалыгын атады, чөнки Синьцзян — Кытайның төп авыл хуҗалыгы төбәге, 11,3 млн гектар чирәм җирләре бар.
«Безнең команда өчен бу — Татарстан Республикасына беренче визит. Сәфәребезнең төп максаты — төрле өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне ныгыту. Соңгы очрашу вакытында безнең дәүләт башлыклары куйган бурычларны без сезнең белән бергә тормышка ашырырга әзер», – диде кунак.