Яшел Үзән янындагы трассада чит ил машинасына ут капкан, бер кеше зыян күргән
Яшел Үзән районында трассада чит ил машинасы янган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары.
Яшел Үзән - Йошкар-Ола трассасының 101нче километрында Chevrolet янган.
Шаһитлар агентлыкка хәбәр иткәнчә, авариядә бер кеше зыян күргән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, урынга килгән 53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре 4.40 сәгать тирәсендә автомобильне сүндергән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе транспортның төзек булмавы һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, дип табылган.