Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасында яшәүче ватандашларыбыз белән очрашты
Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасында яшәүче ватандашларыбыз белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин, үзәкнең әгъзасы Рәйхан Фәхәргалиева, Җизак өлкәсенең «Идел» Татар-башкорт милли мәдәни үзәге җитәкчесе Әхәт Гыйззәтуллин һәм Фирганә өлкәсенең татар милли мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Альбина Ильясова чыгыш ясады.
Очрашу ахырында Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын һәм медальләрен тапшырды.
Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләте алдындагы зур хезмәтләре өчен» медале белән Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе әгъзалары Рәйхан Фәхәргалиева, Таһир Шәйхинуров, Рената Шәйхинурова, Нурия Сәйфуллина һәм үзәкнең активисты Сәрвиназ Кәримова бүләкләнде.
Татар халкы алдында телне, мәдәниятне үстерүдә, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклаудагы казанышлары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең актив әгъзалары Руслан Хәсәнов, Ринат Яруллин, Илгиз Хөснетдинов һәм Мирзакир Мирсәгыйтов бүләкләнде.