"Новое величие" берләшмәсен Русиядә экстремист оешма дип таныдылар
2018 елның мартында "Новое величие"га каршы җинаять эше ачылды. Тикшерү бер төркем яшьләр экстремистлык оешмасы төзегән һәм дәүләт түнтәрелеше әзерләгән дип белдерде. Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаебен танымады. Аларның адвокатлары бу эшне хокук саклау органнары провакациясе нәтиҗәсендә ачылган диде.