Түбән Каманың торак йортларына җылылык бирү башланды
Түбән Камада күпфатирлы торак йортларга җылылык бирү башланды. 21 сентябрьгә торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирү турында актуаль мәгълүмат белән «Нижнекамск #ВКурсе» шәһәр паблигында танышырга була. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
70 мәктәпнең 26сына, 85 балалар бакчасына (барлыгы 97), 2 яшьләр объектына (барлыгы 32) җылылык бирелгән
1006 торак йортның алтысына җылылык бирелгән.