Түбән Камадан Рубежное госпитале өчен чираттагы гуманитар ярдәм җибәрделәр
Түбән Камадан Рубежное госпитале өчен кырыктан артык капчык гуманитар ярдәм җибәрделәр. Чираттагы партияне «Гуманитарка Татарстан. Нижнекамск» волонтерлык хәрәкәте ярдәме белән 6нчы, 7нче һәм 8нче микрорайоннарның иҗтимагый үзәгеннән җибәрделәр. Капчыкларга урын-җир әйберләре, мендәр, юрган, матрас, памперс, инвалид коляскасы, китап, медикамент һәм киемнәр салынды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Улларыбызга, әтиләребезгә һәм ирләребезгә ярдәм итүдә үз өлешләрен керткән барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт. Бергә - без ышанычлы тыл!» - дип яза Түбән Кама территориаль иҗтимагый үзидарә советы социаль челтәр сәхифәсендә.
Искәртик, шәһәрдә биш кабул итү пункты эшли, анда теләгән һәркем кирәкле товарлар, гигиена чаралары, киемнәр һәм аяк киемнәре китерә ала. Битараф булмаган түбәнкамалылар да ярдәм күрсәтә ала.
Төп пунктлар Химиклар проспекты, 72нче Б йорт, микрорайонның Иҗтимагый үзәгендә һәм Студентлар урамы, 9нчы йорт адресы буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсендә урнашкан. Шулай ук пунктлар Корабельная урамы, 20, 40 һәм Шинчылар проспекты, 25а адреслары буенча да урнашкан.