Новосибирск өлкәсендә «Сөмбелә» бәйрәмендә уңыш күргәзмәсе була
Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Юрт-Ора авылында 30 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә «Сөмбелә» көз бәйрәме узачак. Бу хакта Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Барлык теләүчеләрне дә бу бәйрәмне безнең белән бергә уздырырга, шулай ук бәйгеләр һәм халык уеннарында катнашырга чакырабыз», диелә хәбәрдә.
Бәйрәм кысаларында Новосибирск өлкәсе татар оешмалары һәм Колыван районы иҗат коллективлары һәм солистлары концерт куячак. Шулай ук өлкәннәр өчен конкурслар, уңыш күргәзмәсе бәйгесе, җыелган уңыш һәм өй эшләнмәләреннән ярминкә узачак.
Традиция буенча, һәркемне бүләк һәм призлар көтә, диелгән хәбәрдә.