Миңнеханов район-шәһәрләрдә чакырылыш комиссияләренең яңартылган составын раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика районнары һәм шәһәр округларында чакырылыш комиссияләренең составына үзгәрешләр кертә торган указны имзалады. Документ ТР җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Үзгәрешләр «аерым затларның башка эшкә күчүенә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында яшәүче Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә оешкан төстә һәм үз вакытында чакыруны тәэмин итү максатыннан» кертелә.
Искәртеп узабыз, бүген Россия Президенты Владимир Путин указы белән илдә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүмат белән heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга яки 117 телефоны буенча белешергә мөмкин.