Тукай районында Омск өлкәсе эшмәкәрләре «сакчыл җитештерү» чаралары белән кызыксынды
Омск өлкәсе эшмәкәрләре һәм сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре делегациясе Тукай районында булып китте. Алар районның һәм шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрде. Кунакларны бигрәк тә җитештерүдә сакчыллык, эш алымнары кызыксындырды. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Бизнес-миссия вәкилләре Тукай районы эшмәкәрләре һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин белән очрашты. Кунакларны «Наиком- Арена» стадионы эшчәнлеге белән таныштырдылар.
«Мин сәүдә-сәнәгать палатасы исеменнән без барган предприятиеләрнең барлык җитәкчеләренә, белгечләренә рәхмәт белдерәм, алар «сакчыл җитештерү» чараларын куллану буенча башкарган эшләре турында җентекләп сөйләделәр. – диде сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров һәм «элемтә миссияләре төбәкләр файдасына дәвам итәр, дип өметләнәм», – дип өстәде ул.