"Русия Почтасы" бюджеттагы "тишекне" каплау өчен акча китерми торган бүлекчәләрен ябуга рөхсәт сорый
2023 елда ширкәтнең чиста зыяны 27 миллиард сумнан 38 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хәл булмасын өчен, "Русия почтасы" ширкәтнең финанс-икътисади хәлен яхшырту чаралары тәкъдим иткән. Акча китермичә зыянга эшли торган бүлекчәләрен ябарга, почтаны сирәгрәк таратырга рөхсәт сораган.