Казан медицина көллиятенең ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган мөдиренә өй сагын озайтканнар
![Казан медицина көллиятенең ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган мөдиренә өй сагын озайтканнар](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-f307-08db98dc24ca_w800_h450.jpg)
Аны быел август башында кулга алдылар. Мәхкәмә 6 октябрьгә кадәр өй сагына утыртырга дигән карар чыгарды. Янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган. Тикшерү мөдирне тагын ике айга өй сагында калдыра.