Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарын 5 млн сум ришвәт өчен хөкем итәчәкләр
Сүз 42 яшьлек Андрей Подовалов турында бара. Подоваловны быел мартта 200 мең сум алмакчы булган вакытта башкарма комитет бинасында тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр аны тикшерү изоляторына ябуны сораган, тик мәхкәмә йорт сагы биргән.