Израил Газзә шәһәрендә яшәүчеләрне анклавның көньягына күченергә чакыра
![Израил Газзә шәһәрендә яшәүчеләрне анклавның көньягына күченергә чакыра](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-132f-08dbca7ecdd6_w800_h450.jpg)
ХӘМӘС сугышчылары Газзә шәһәрендә "гаепсез тыныч кешеләр яши торган йортлар астындагы туннельләрдә һәм биналар эчендә яшеренгән", аларны тере калкан итеп кулланалар, диелә белдерүдә. Израил мөгаен ХӘМӘС төркемен тулысынча юк итү максаты белән җирдән операция башларга әзерләнә, дип яза Reuters.