Истанбулдан Ләйсән: "Кайтуга өмет итеп яшибез"
![Истанбулдан Ләйсән:](https://gdb.rferl.org/f3c62d3b-a9b5-404a-ae18-622cdf52d99a_cx0_cy4_cw0_w800_h450.jpg)
"Сәлам, син кайда?" подкастының чираттагы кунагы — Ләйсән. Ул — хуҗабикә. Ире артыннан, өч баласы белән Татарстаннан Истанбулга күчеп килгән. Балалары бу күченүне ничек кичергән, алар хәзер кайда укый — Ләйсән белән аларның мөһаҗирлектәге хәяте турында сөйләштек.