Татарстанда сигез айда үлем-китем очраклары 6,1 процентка кимегән
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2023 елның гыйнвар – август айларында Татарстанда үлем-китем очраклары тулаем бер елга карата 6,1 процентка кимегән.
Республикада агымдагы елның сигез аенда 28 375 үлем очрагы теркәлгән, бу 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 1837гә азрак.
Идел буе федераль округының калган барлык төбәкләрендә дә шундый тренд күзәтелә. Үлем-китем очраклары Киров өлкәсендә аеруча нык (14,3 процентка, 13 164тән 11 287 очракка кадәр) кимегән.
Тулаем алганда, 2023 елның гыйнвар – август айларында Идел буе федераль округы территориясендә 247 494 (2022 елның шул чорында – 266 584) үлем очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул чорыннан 7,2 процентка азрак дигән сүз.
Шул ук вакытта, ил күләмендә үлем-китем очраклары агымдагы елның сигез аенда 9,8 процентка кимегән (2023 елда – 1 169 719, 2022 елда – 1 297 327 очрак).
Тулаем алганда, үлем-китем очракларының азаюына бәйле тенденция июль ае белән чагыштырганда үзгәрмәгән. Элегрәк белгечләр үлүчеләрнең саны кимүне коронавирус пандемиясенең тәмамлануына бәйләп караган иде.