Казанның «Салават Күпере» торак комплексында 17 каттан егылып төшеп 2 яшьлек бала үлгән
Казанда 2 яшьлек бала 17 нче каттан егылып төшеп һәлак булган. Әлеге мәгълүмат бүген социаль челтәрләрдә таралды.
Агентлыкка үз шәхси чыганакларыннан билгеле булганча, фаҗига «Салават Купере-2» торак комплексы территориясендә була.
Фото: © Алексей Новиков / «Татар-информ»
Ике яшьлек малай Илһам Шакиров урамындагы 17 нче йортның подъезд балконыннан егылып төшкән.
Фото: © Алексей Новиков / «Татар-информ»
Фаҗига урынына Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Максим Жолобов килгән. Бу вакыйга факты буенча процессуаль тикшерү оештырылган.