Россия авиакомпаниясе Казаннан Шри-Ланкага туры рейс булдырды
31 октябрьдә Россиянең Red Wings авиакомпаниясе Казаннан Шри-Ланкага туры рейс эшләтеп җибәрә. Очышлар 10 көнгә бер тапкыр булачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сишәмбе көнне билгеле бер даталарда Казаннан очыш — 23.00 сәгатькә, утрауга төшү икенче көнне 9.15 сәгатькә билгеләнгән. Самолет 15.15 сәгатьтә кайту юлына кузгала һәм Казанга 21.00 сәгатьтә төшәчәк.
Шимбә көннәрендә дә рейс билгеле бер даталар буенча башкарыла. Казаннан очыш 21.10 сәгатькә планлаштырылган, Шри-Ланкага төшү икенче көнне — 7.25 сәгатьтә. Кайту юлына пассажирлар 13.25 сәгатьтә оча алачак, Татарстан башкаласына төшү – 19.10 сәгатьтә.
«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очыш сигез сәгатьтән артык дәвам итә. Шри-Ланка утравында вакыт Мәскәүнекеннән 2,5 сәгатькә алдарак», – диелә хәбәрдә.
Очыш программасы киләсе елның мартына кадәр исәпләнгән. Рейста Boeing 777 тибындагы һава суднолары очачак.