Медиа: Русия саклану министрлыгы тоткыннардан торган штурм отряды сугышчыларын атырга рөхсәт иткән
Русия саклану министрлыгы чыгарган кагыйдәләргә күрә, төрле колонияләрдән китерелгән тоткыннарны үзара да, башка хәрбиләр белән дә катнаштырырга ярамый. Аларның бурычлары - шәһәрдә һәм катлаулы урыннарда штурмлау. Тоткыннарга хәрби әзерлеккә 10-15 тәүлек кенә вакыт каралган.