Татарстан Халыклар ассамблеясе советында туган телне ничек саклап калу турында сөйләделәр
Туган телне һәм мәдәниятне, милли үзенчәлекне саклап калу өчен яшь буын белән генә түгел, ә аларның әти-әниләре белән дә эш алып барырга, туган телләрне өйрәнү буенча цифрлы мәйданчыклар һәм онлайн-мәктәпләрне көчәйтергә кирәк. Бу хакта «Галстуксыз әңгәмә» вакытында Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары Наталья Сабитова сөйләде.
«Балалар, әти-әниләр белән эш алып бару», — дип җавап бирде кунак глобальләшү вакытында ничек тамырларны югалтмаска дигән сорауга.
Сабитова бүгенге көндә туган тел укытучылары җитмәвенә зарланды, бу проблеманы Татарстан халыклары телләрен өйрәнү өчен төрле цифрлы мәйданчыкларны үстерү белән хәл итәргә мөмкин.
«Телне өйрәнү буенча хәзер нинди проблема бар? Бездә хәтта туган тел укытучылары да җитәрлек түгел. Мари, удмурт, чуваш телләрендә сөйләшүчеләр кемнәр алар? Авыл кешеләре. Шуңа күрә кайберәүләр инглиз, кытай телләрен өйрәнү өчен тырыша, әмма әби-бабайларның, ата-бабаларның туган телен оныта, ә аннары көчнең тамырларда булырга тиешлеген аңлый. Мондый проблема булмасын өчен, цифрлы мәйданчыкларны, туган телләрне өйрәнү онлайн мәктәпләрен көчәйтергә кирәк», —диде программа кунагы.
Әңгәмә «Татарстан 24» сайтында дөнья күргән.