Ульяновск шәһәрендә ана теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә узды
27 октябрьдә Ульяновск шәһәре Заволжский районының 1нче мәхәлләсе карамагындагы Ислам мәдәни агарту үзәгендә ана теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда шәһәр мәгариф идарәсе, өлкә татар автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Биләр мәдрәсәсе, Буа мәдрәсәсе, «Өмет» газетасы редакциясе вәкилләре катнаша. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Зөфәр Вәлиәхмәтов сәламли. Ул әлеге мәдәни агарту үзәгенә методик әсбаплар белән ярдәм итүне әйтеп уза һәм Ульяновск татарлары өчен бик зур проект булачагын искәртә.
«Мәхәллә рәисе Рафаэль Нәҗметдинов күптән түгел генә эшли башлаган Ислам үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар бакчалары мөдирләре сабыйларга этномәдәни компонентлы белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә бергәләп эшләү, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында килешенде», - диелгән хәбәрдә.