«Зәкят» хәйрия фонды Газа секторына 14 миллион сумлык ярдәм җыйды
Казанда бүгеннән Газа секторында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю үзәкләре эшли башлады. Газа секторында яшәүчеләргә хәйрия ярдәме җыю пункты буларак исемлеккә кергән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды акчалата да, әйберләр белән дә ярдәм кабул итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Зәкят» хәйрия фондында Газа секторына 14 млн сумлык ярдәм җыелды. Шулай ук халык актив рәвештә подгузниклар, салфеткалар, балалар ризыгы, гигиена чаралары, токмач, теш щёткасы, теш пастасы, фломастерлар алып килә.
Билгеләп үтәбез, «Зәкят» хәйрия фонды бары хәләл ризыклар гына кабул итә. Моннан тыш, китерелгән барлык әйберләр яңа булырга тиеш. Халыкара гуманитар ярдәм күрсәтүнең шартлары, регламентлары, кагыйдәләре бар. Шуңа бәйле рәвештә барысы да яңа, лицензияле, сатып алынган булырга тиеш.
Кызыл ярымай оешмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Палестинада дин кардәшләр өчен кирәк булган әйберләр исемлеген тапшырды. Исемлеккә медицина ярдәме күрсәтү өчен әйберләр һәм медикаментлар, шулай ук азык-төлек буенча киңәшләр кертелгән – азык-төлек бозылмаска һәм суыткычларда сакларлык хәлдә булмаска тиеш.
Мәсәлән, хәзер Газа секторындагы хастаханәләрдә операцияләр ясау һәм дәвалау өчен медицина җиһазлары, инструментлар һ.б. кирәк. Кешеләр балалар ризыгы һәм озак саклана торган азык-төлеккә, санитария һәм гигиена әйберләренә (балалар өчен булганнары да шунда керә), пледларга, яктырткычларга, кайнаткычларга һ. б. мохтаҗ.
Теләге булган һәркем Газа секторына ярдәм акциясендә катнаша ала. Ярдәмне акчалата яки әйберләр белән күрсәтергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат Диния нәзарәте сайтында.