Казанда ишегалдында куркыныч салюттан соң фейерверкларны кайда аттыру ярамавын аңлаттылар
Бүген социаль челтәрләрдә «Салават күпере» торак комплексында яшәүче берничә кешенең машина кую урынында фейерверк аттыру видеосы таралды. Берничә кеше, бернинди куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламыйча, машиналар янында ук фейерверклар аттыра.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә шул хәлдән соң пиротехник әйберләрне күрсәтмәләргә туры китереп, кешеләр һәм саклану объектларыннан куркынычсыз ераклыкта гына кулланырга кирәклеген искәрттеләр.
Ведомствода әйтүләренчә, 1нче куркынычлык классы пиротехникасы өчен (шапылдаткыч (хлопушка), бенгал утлары, «салкын» ут фонтаннары) куркыныч зонаның радиусы 0,5 м тәшкил итә. 2нче куркынычлык классы әйберләре өчен (петарда, җир өсте фейерверклары, күп кенә фонтаннар) — 5 метрдан да ким түгел, ә 3 нче куркынычлык классына караган салют батареяләре, ракеталар, фестиваль шарлары өчен куркыныч зонаның радиусы 20 метрга кадәр тәшкил итә.
Халык сатып ала алган көнкүреш салютлары шушы 3 нче куркынычлык классы пиротехникасы белән тәмамлана. Профессиональ куллануның 1 һәм 2 классы өчен пиротехника сатып алганда — махсус лицензия, ә аларны эшләтеп җибәрү өчен сертификат кирәк.