Казан кунакханәләре Яңа ел бәйрәмнәренә хәзергә 65-75 процентка тулы
Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 160 мең турист килгән. Аеруча кунакханәләргә 3-5 гыйнвар көннәренә бронь ясаучылар күп булган. Бу көннәрдә Казан кунакханәләре уртача 98 процентка тулган. Быелгы Яңа ел ялларында исә шәһәргә "күбрәк санда" кунаклар килүен көтәләр.