Әнисен үтергәнче кыйнаган Алабуга кешесен хөкем итәләр
Алабугада әнисен үтергәнче кыйнаган 48 яшьлек ир-ат суд каршына басачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза «Татар-информ»
Тикшерүчеләр версиясе буенча, сентябрь башында ир-ат Алабуга шәһәренең Мәрҗани урамындагы йортларның берсендә 68 яшьлек әнисе белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Аннары алар талаша, шуннан соң улы әнисенә йодрык белән күп тапкыр суга. Хатын-кыз җәрәхәтләрдән үлә.
Тикшерүчеләр барлык кирәкле дәлилләрне җыйган һәм җинаять эшен судка юллаган.