Балык Бистәсе районында елгада 93 яшьлек әби мәете табылган
Бүген иртәнге сәгать сигездә Балык Бистәсе районы Тегермән Пүчинкәсе авылында өлкән яшьтәге хатын-кызның югалуы турында хәбәр килде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бер сәгатьтән Коры елгасында ярдан 3 метр ераклыкта 93 яшьлек хатын-кызның мәетен тапканнар.
Пенсинер хатынның мәетен хокук саклаучыларга тапшырганнар.
Якынча мәгълүматлар буенча, җомга көнне хатын-кыз өйдән чыгып киткән, ул деменциядән интеккән.
Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.