2024 елда Татарстанда ашлык хабы эшли башлый
«Свияжск-Зернопродукт» ҖЧҖ Яшел Үзән районында элеватор төзи. Анда берьюлы 122 мең тонна ашлык саклана ала. Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендәге элеватор Россиянең иң зур бөртеклеләр хабы булачак, дип планлаштырыла.
«Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, яңа корылма ашлыкның беренче партияләрен киләсе елда кабул итә алачак, ә 2025 елның соңгы ике кварталында проект тулы куәтенә эшли башлаячак.
Продукциянең күпчелек өлеше Иран, Сирия, Африка, Азәрбайҗан һәм Якын Көнчыгышның башка илләренә экспортлана.
80 эш урыны булдырыла, 3 млрд сумнан артык инвестицияләр кертелә. Узган айда «Свияжск-Зернопродукт» компаниясе ВЭБ.РФ коорпарациясеннән 1 млрд сум күләмендә ташламалы займга хуплау алды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, мәйданчыкның уңышлы урнашуы ашлыкны автомобиль, тимер юл һәм су транспорты белән транспортлау мөмкинлеге бирә. Яңа элеваторның үзенчәлеге - сәгатенә 700 тонна ашлык төяп озатуд мөмкинлеге. Төзелешкә стартны 2022 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде.
Тагын бер зур элеватор комплексы Бөгелмә районында төзелә. Предприятиедә 86 эш урыны булдырылачак, аны гамәлгә ашыру өчен 2,9 млрд сум җәлеп ителгән.