"Ире өчен хатынын эзәрлекли башладылар". Искәндәр Сираҗиның тормыш иптәше үзен "Татмедиа"дан эштән җибәрергә мөмкин булуларын белдерде
Эльмира Сираҗи бу хәлләрне Сталин чоры белән чагыштыра: "37нче елда шулай булган бит: ирен халык дошманы дип игълан иткәннәр дә, хатынын да эштән куганнар, аның гаилә әгъзаларын да эзәрлекләгәннәр. Менә нәкъ шундый ук хәл хәзер. Якын көннәрдә мине эштән җибәрсәләр, бер дә аптырамагыз", ди ул.