Пхеньян Сеул белән төзегән хәрби киеренкелекне киметү килешүендәге чаралардан баш тартачагын белдерде
"Без җирдәге, диңгездәге һәм һавадагы хәрби өлкәләрдә киеренкелекне киметү өчен кабул ителгән чаралардан баш тартачакбыз. Төбәктә хәрби чик сызыгы буйлап куәтлерәк кораллы көчләр һәм яңа төрдәге хәрби техника урнаштырачакбыз", диелә Төньяк Корея саклану министрлыгы белдерүендә.