Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле
Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты тәмамланды. Унбер үлчәү авырлыгында 300дән артык көрәшче бил алышты.
Үз үлчәү авырлыгында чемпион калган көрәшчеләргә 100 мең, икенче урынга – 70 мең, өченче урын алучыларга 50шәр мең күләмендә приз тапшырылды.
Җиңүчеләр исемлеге:
60 кг үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Илсур Гыймадетдинов (Кукмара)
- 2 урын – Алексей Абрамов (Лаеш)
- 3 урын – Илфат Миңнегалиев (Лаеш), Алмаз Җиһангәрәев (Түбән Кама)
65 кг үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Илнар Закиров (Чистай)
- 2 урын – Илназ Димиев (Лаеш)
- 3 урын – Салават Әхмәтгалиев (Арча), Алмаз Миңнехуҗин (Әлмәт)
70 кг үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Илназ Рамазанов (Лаеш)
- 2 урын – Илнар Муллахмәтов (Балтач)
- 3 урын – Артур Хәкимов (Тукай), Ислам Фәләхов (Алабуга)
75 кг үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Динар Кәримуллин (Лаеш)
- 2 урын – Рафаэль Бильданов (Әлмәт)
- 3 урын – Мөнир Галләмов (Теләче), Илсаф Ишмөхәммәтов (Лаеш)
80 кг үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)
- 2 урын – Марат Кәримуллин (Кукмара)
- 3 урын – Айнур Нургалиев (Мамадыш), Ринат Мингалиев (Чаллы)
85 кг үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Фаяз Зарипов (Арча)
- 2 урын – Алмаз Сәетов (Теләче)
- 3 урын – Рөстәм Сәлахов (Чаллы), Тамирлан Керефов (Чистай)
90 кг үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)
- 2 урын – Раил Сәлахетдинов (Лаеш)
- 3 урын – Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән), Руслан Зыятдинов (Чистай)
100 кг үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Илмир Төхвәтуллин (Лаеш)
- 2 урын – Илнар Галимов (Алабуга)
- 3 урын – Рөстәм Серазеев (Балтач), Рәсим Шириев (Әлмәт)
115 кг үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Раил Нургалиев (Теләче)
- 2 урын – Айнур Сыртаев (Чистай)
- 3 урын – Рамил Фәршатов (Зәй), Айдар Алтынбаев (Әлмәт)
130 кг үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Радик Сәлахов (Зәй)
- 2 урын – Ринат Дәүләтшин (Кукмара)
- 3 урын – Илмир Хәсәншин (Түбән Кама), Айназ Билалов (Лаеш)
130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:
- 1 урын – Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)
- 2 урын – Ильяс Газизуллин (Чаллы)
- 3 урын – Фирдүс Зәйнуллин (Яңа Савин), Газинур Шаһабиев (Кукмара)
Командалар арасында беренчелектә Лаеш районы, икенче урында – Әлмәт, өченче урында – Чаллы.