Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Олы террор һәм язмышлар. Гадел Кутуй

Гадел Кутуй. Бу исем һәр казанлыга таныштыр. Шәһәрнең Совет районындагы тукталышлары һәм бер урам шушы исемне йөртә. Шул ук вакытта Гадел Кутуйның язмышы һәм аңа нинди тәмугъ аша узарга туры килүе турында бик азлар гына уйланадыр. Бу тәмугъны Кутуйга совет хакимияте оештыра. 1931 елның февралендә язучы, шагыйрь, драматург һәм тәнкыйтьче Гадел Кутуйны Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе (ОГПУ) "Җидегән" эше нигезендә кулга ала. Ул төрмәдә февральдән сентябрьгә кадәр, сигез ай утыра. Соңрак "җинаять кылуын раслаучы материаллар" табылмаганга Кутуйны җибәрәләр. Аны атып үтермиләр, ул лагерьдә үлмәгән, хәтта анда эләкмәгән дә. Әмма бу тоткарлануы тормышына җуелмас эз сала. 

Гадел Кутуй төрмәдә утырган вакыты турында истәлекләр язып калдырмаган. (Казанда яшәп репрессияләнгән Евгения Гинзбург һәм Николай Заболоцкий моны эшләгән.) Алай да 1997 елда "Гасырлар авазы" журналында Казан галимнәре — филолог Мәсгуд Гайнетдинов һәм архивчы Сөләйман Рәхимов бер документ бастыра: анда Кутуйның төрмәдә чакта үз кулы белән язылган күрсәтмәләре, белешмәләре була. "Татар әдәбияты турында берничә сүз" дигән гади генә башисем бирелсә дә, бу язмаларда ул чорда булган курку, шашыну һәм паранойя атмосферасы сизелә.

Мәсгуд Гайнетдинов һәм Сөләйман Рәхимов бу атмосфераны "Кешеләр иректә булса да, тикшерү астындагы кебек хәлдә булган", дип тасвирлый.

Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев 1903 елда Сарытау губернасы (хәзерге Пенза өлкәсе) Күзнәй өлкәсе, Татар Кынадысы авылында күп балалы гаиләдә туа. 

1912 елда гаиләләре белән Самар губернасының Алексеевка авылына күченәләр. Әтисе туганнарының күн фабрикасына эшкә урнаша, соңрак уртак эштә катнаша, аннары мичкәләр һәм кисмәкләр җитештерә башлый.

Менә шуның нәтиҗәсендә Гадел Кутуйга "кулак гаиләсеннән булуын" хәтерләтеп торачаклар.

1920 елда 17 яшьлек Гаделша Кутуев Казанга килә. 1923 елда "Безнең юл" журналы аның футуристик шигырьләрен бастыра, ә 1924 елда "Көннәр йөгергәндә" дигән җыентыгы чыга.

Якынча шул вакытларда Гадел Кутуй (ул үзенә шундый әдәби исем ала) Мәскәүдә үзенең кумиры — Владимир Маяковский белән таныша. Кутуй ул язган "Сул марш" дигән шигырьнең татарчага тәрҗемәсен укып күрсәтә.

Кутуй кәттә киенә белгән, сүзгә керүчән, чибәр һәм танылган егет була — Казандагы бер яшь шагыйрә хәтта аның рәсеме төшерелгән сәгать тагып йөртә.

Кутуйның кумиры Маяковский ахыргача ачыкланып бетмәгән сәбәпләрдән 1930 елда үлеп китә. Бу елны бөтен ил буйлап иҗади даирәләрдә чистартулар башлана, Ленинград ОГПУсы "Детгиз"ны тар-мар итү белән мәшгуль булганда, татар ОГПУсы "Җидегән"эше белән шөгыльләнә башлый.

"Җидегән" — Казан һәм Уфаның яшь язучыларыннан оешкан берләшмә, 1928 елда алар матбугатта уңай рецензияләр чыгарып һәм текстларының басылып чыгуына булышып, бер-берсен хупларга килешә. "Җидегән"не оештыру эшен — Уфадан Төхфәт Ченәкәй һәм Казаннан Гадел Кутуй башлап йөргән дип санала. Мәсгуд Гайнетдинов һәм Сөләйман Рәхимов язуынча, берләшмәгә Габдрахман Минский, Сәйфи Кудаш, Сәгыйт Агиш һәм Нәкый Исәнбәтне керткәннәр. Ченәкәй бу берләшмәне "Җидегән" дип атарга тәкъдим иткән.

"Җидегәнчеләр"нең бер фикергә килүе хакимияткә зыян салмаса да, аларның үзләре өчен бәлагә әверелә. 1930 елның мартында Ченәкәйне "буржуаз-милли пропагандачы" буларак Совет язучылары оешмасыннан чыгаралар. Августта ул үзен кире алырлар дип исәп тотып, "Башкортстан" гәҗитендә "Җидегән" турында "үзтәнкыйть" мәкаләсен чыгара.

Ченәкәйне оешмага кире алмыйлар, аның каравы татар ОГПУсы тикшерүчеләре "җидегәнчеләр" белән шөгыльләнә башлый. 1931 елның февралендә Ченәкәйнең үзен дә, Кутуйны, Исәнбәтне һәм Минскийны да кулга алалар.

Март аенда чыккан гаепләү карарында "Җидегән"не "контрреволюцион оешма" дип атыйлар.

"Җидегән" эшчәнлегенә карата сентябрь аенда чыккан йомгаклауда исә "бу эштә гаепләнүчеләрнең җинаять кылуын раслаучы материаллар юк, чөнки бу эшчәнлек совет кануннары рөхсәт иткән чикләрдән чыкмый. 114819нчы эшне туктатырга, кулга алынганнарны азат итәргә кирәк", диелгән.

Исәнбәт белән Минскийны апрельдә җибәрәләр. Ченәкәй һәм Кутуйны — сентябрьдә.

Гадел Кутуйның күп битле күрсәтмәләреннән күренгәнчә, тикшерүчеләрне "җидегәнчеләр" генә кызыксындырмаган. Чекистлар Татар һәм Башкорт АССРының иҗади зыялыларына досье җыйган. Аларны бары тик тискәре бәяләмәләр генә кызыксындырган.

Мәсәлән Шәриф Камал турында үзенең күрсәтмәләрендә Кутуй бик кыска язган: "Язучы-драматург. Әдәби әйберләре бик файдалы. Үзем аны бик яхшы белмим. Бернинди начар әйбер әйтә алмыйм".

Ленин ордены белән бүләкләнгән Шәриф Камал - ул чорда татар зыялылары арасында кулга алынмыйча калган һәм үз үлеме белән үләргә насыйп булган аз санлы кешеләрнең берсе. Шулай да аны 1936 елда Кави Нәҗми, Шамил Усманов һәм Кәрим Тинчуринны яклавы өчен партиядән чыгаралар.

Үзенең күптәнге дусты Һади Такташ турында Кутуй болай язган: "Шагыйрь, сәяси яктан белемле түгел. Аның әсәрләрендә еш кына көнүзәк мәсьәләләр булмый. Аның әсәрләре ешрак сәясәт белән түгел, сәнгатьлелек белән сугарылган. Бер үк затка карата мөнәсәбәтен еш үзгәртә. 1925-26 елларга кадәр аның иҗаты - вак буржуаз сулкылдап куюлар, байроник баш күтәрү һәм карганулар. Хәзер ул азмы-күпме тотнаклырак әйберләр бирә башлады".

Гадел Кутуй төрмәдән чыккач, алар Һади Такташ белән аралашмый башлыйлар. Кутуй Такташ үлгәннән соң аның белән хушлаша да алмый - Такташның якыннары һәм дуслары аны мәрхүмнең җәсәде янына якын китерми.

Кутуй бәяләмә язган шагыйрьләр һәм язучылар арасында 23 исем бар. Бу бәяләмәләрне язу - "тикшерүченең миңа биргән иң авыр эшләреннән берсе иде", дип искәртә ул.

Бәяләмәләрнең күбесе нейтраль яки уңай, шулай ук бик кыска язылган.

Мөгаен ул бары тик Фатих Сәйфи турында гына кискен сүзләр язгандыр: Кутуй аны гаугачыл, сәяси яктан белемсез, мин-минлеге көчле булган кеше дип атый. Күрсәтмәләрнең ахырында татар язучыларының Кутуй фикеренчә тартып алынырга тиешле китаплары исемлеге язылган.

Гадел Кутуй ОГПУ төрмәсендә утырган вакытта, берничә айда нәрсәләр кичергәндер - монысын фаразлап кына була. Тик төрмәдән чыкканнан соң бәйләнчек тәнкыйтьче, халыкның яратканы, татар әдәбиятының кабынып килүче йолдызы юкка чыга.

Кутуй төзелеш институтына татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша. Тик аның язганнарын чыгармый башлыйлар, Һади Такташ кына түгел, күпчелек дуслары һәм хезмәттәшләре аның белән аралашудан кача.

Боз 1935 елда гына кузгала, ул чакта Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повестен бастырып чыгара ала. Бу әсәрне соңрак дистәләгән мәртәбә кабаттан чыгарачаклар, берничә телгә тәрҗемә итәчәкләр.

"Тапшырылмаган хатлар"да медицина университетын бетергән Галиянең тарихы бәян ителә. Аны авылга эшкә җибәрәләр. Галияне ике баласы белән бергә ире ташлый, Галия аңа дип хатлар яза.

"Тапшырылмаган хатлар"да төп мотив - хыянәт. Ул 1939 елда чыккан "Вөҗдан газабы" хикәясендә дә кабатлана. Баш каһарман - табиб, ул бер авыруның үлемендә үзен гаепли. Табибны вөҗданы шул кадәр газаплый ки - үзе өстеннән әләк яза. Ләкин соңрак авыру исән булып чыга.

1942 елда Кутуй сугышка китә - башта артиллерияче, соңрак хәрби хәбәрче була. Каһарманнарча сугыша, күп санлы бәүләкләр ала. 1944 елда Казанга ялга кайта.

1943 елда каһарман язучы-фронтовик буларак Кутуйга ТАССР мәдәният министры булырга мөмкинлек туа. Совет берлегенең язучылар берлеге башлыгы Александр Фадеев аңа яхшы мөнәсәбәттә була.

Тик Кутуй намзәте турында фикер алышкан вакытта аның "Җидегәнчелек" эше турында хәтерләтәләр. Кутуй бик төшенкелеккә бирелгән хәлдә кире сугышка китә. Хушлашкан вакытта ул Нәкый Исәнбәтнең хатынына фронтта җайлырак, анда кемнең дошман булуы аңлашыла, дип әйтә.

Гадел Кутуй 1945 елның җәендә Польшаның Згеж шәһәрендә һоспиталдә һәлак була. Беренче фаразга күрә - үпкә ялкынсынуыннан, икенче фараз исә - туберкулездан. Ул Згежта күмәк каберлеккә җирләнә.

Язманың оригиналы: Idel.Реалии

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Житель Архангельской области выиграл в гослотерею от «Столото» более миллиона рублей



Здоровье

Новая зубная паста Revyline ChocoWhite для укрепления эмали доступна на сайте магазина Ирригатор.ру




Українські новини

ОіБ - охорона і безпека: замовляй охорону в Харькові



Новости 24 часа

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD



Game News

Зомби-экшен Zombiehood позволяет погрузиться в эпоху 90-х



Москва

Скоростной четверг: самые популярные дни для кикшеринга у москвичей



News Every Day

‘Please don’t play that at matches next season’, beg Luton fans after Coldplay reveal new song for Hatters at festival



Интернет

ALMI Partner и «Даком М» будут совместно развивать и продвигать отечественные ИТ-решения



Москва

Рядом с реконструированным космическим центром им. Хруничева откроется храм Всех святых



Сергей Прокофьев

В музыкальном колледже имени Сергея Прокофьева в Пушкино впервые прошел концерт «Культурное поколение Подмосковья»



Москва

Заммэра Ракова: сборная Москвы завоевала более 1 300 призовых мест на Всероссийской олимпиаде школьников



Елена Рыбакина

Елене Рыбакиной поставили неожиданный «диагноз»



Москва

Эксперт по семейному капиталу Светлана Петрова: как быстро накопить на авто



Россия

Лидер движения «Всеармянский фронт» Аршак Карапетян 24 мая 2024 года встретился с членами Координационного совета российско-армянских организаций России и политологами



Симферополь

Выставка-предупреждение «Пожарная безопасность», В рамках Федеральной информационной противопожарной кампании «Останови огонь».



Москва

В исторических парках покажут любимые мультфильмы от СТС Kids ко Дню защиты детей



Москва

Сергей Собянин: На юге Москвы в этом году благоустроят четыре зеленые зоны



Москва

"СВЯТОЙ ЛЕНИН" раскрыл загадку В.В. Жириновского и В.Г. Мессинга. СЕНСАЦИОННЫЕ ДАННЫЕ!



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа




Новости России

Московский театр имени Маяковского подал в суд на актера Александра Макогона

Скоростной четверг: самые популярные дни для кикшеринга у москвичей

Эксперт сенсационно раскрыл загадку Мессинга и Жириновского.

Деснол объединил опыт экспертов и производителей в рамках конференции «Эффективное производство 4.0»


Москва

ONYX отправляется в Большой тур по России






Rss.plus

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Дипломатическая бизнес-встреча «Россия - Африка» прошла в Белом Особняке Villa Barvikha

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD

Генералов много, а Норат Тер-Григорьянц один!

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Концерты оркестра Бутмана посмотрели более 50 миллионов китайцев




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В новой Москве соревновались нештатные формирования

Сделано в СССР. Первое историческое ралли в Москве стартует 2 июня

ЦСКА разорвал дистанцию // Армейцы увеличили преимущество в финальной серии Единой лиги ВТБ


Сюзанн Ленглен

Матч Котова и Вавринки перенесли на корт Сюзанн Ленглен



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Эксперт по семейному капиталу Светлана Петрова: как быстро накопить на авто



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России