Әлфия Когогина: Путин – гадел дөнья гарантиясе
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Татар-информ»га РФ Президентының үзен яңа срокка тәкъдим итүе турында карарына үз фикерен әйтте.
«Россиягә каршы чын сугыш барганда, безгә карата законсыз төстә 18 меңгә якын санкция игълан ителгәндә, ил Владимир Путин кебек көчле лидер белән генә җиңә алачак. Соңгы ике дистә елда ул үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады», – диде Когогина.
«Путин җитәкчелек иткән дәвердә илнең абруе артты, аны санлый башладылар. Мин ышанам, үз тормышын Путин җиңүе белән россиялеләр генә түгел, бу дөньяда дистәләгән һәм йөзләгән милллион кеше бәйләп карый. Путин ул – күп полярлы гадел дөнья гарантиясе», – диде депутат.