Владимир Путинның юбилей матбугат конференциясе дүрт сәгатьтән артык дәвам итте
Россия Президенты Владимир Путинның юбилей, 20нче матбугат конференциясе дүрт сәгатьтән артык дәвам итте. Быел ул дәүләт башлыгының туры элемтәсе белән берләштерелде.
Чара барышында дәүләт башлыгы гражданнар һәм журналистларның 80нән артык мөрәҗәгатенә аңлатма бирде.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елдагы «Ел нәтиҗәләре», берләштерелгән форматка да карамастан, дәвамлылыгы буенча рекорд куймады һәм хәтта әлеге күрсәткеч буенча өчлеккә дә кермәде. Әйтик, 2020 елда Президент сорауларга – 4 сәгать 30 минут, 2013 елда – 4 сәгать 47 минут, ә 2008 елда 4 сәгать 40 минут җавап биргән.