Түбән Кама йорт түбәсеннән кар төшкән бала турында Тикшерү комитетына җиткереләчәк
Татарстанда бина түбәсеннән кар төшү нәтиҗәсендә бала имгәнүе турында үзәк аппаратка хәбәр ителәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Түбән Каманың Вахитов проспектында йорт түбәсеннән бозлы кар төшү сәбәпле, 8 яшьлек бала зыян күрде. Җәрәхәтләр алган малайны хастаханәгә салдылар.
Бу факт буенча иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган.
Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга үткәрелгән тикшерү эшләре һәм тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушты.